"Әкиятләр дөньясында Коррупция" - әкиятләр мисалында рольле уен. Балаларда коррупциягә каршы дөньяга караш тәрбияләү, намуслылык һәм тәртип тәрбияләү максатыннан Яңа Карамалы авыл клубы мөдире "Теремок", " Доктор Айболит" әкиятләре мисалында "Әкиятләр дөньясында Коррупция" дигән рольле уен үткәрде. Балалар "Коррупция нәрсә ул?" дигән темага фикер алыштылар һәм өлкәннәрнең: «Коррупция – начарлык» дип еш кулланылучы сүзләренә җавап эзләделәр.