“Спорт – наркотикка каршы”

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

25 июнь көнне Түбән Табын авылындагы коррекция мәктәбендә беренче сменада ял итүче мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Мизгел"ЯҮ һәм "Игелек уят" отряды волонтерлары бн берлектә мәктәпнең спорт мәйданчыгында күңелле эстафета оештырылды. Эстафета “Спорт – наркотикка каршы” исеме астында узды. Укучылар төрле уен-ярышларда көчләрен сынады. Сәламәт тормыш күнекмәләрен ныгыту, бер-береңә хөрмәт тәрбияләү, экстремизм, терроризм актларын булдырмау, дус, тату һәм бердәм яшәүне максат итеп куйган чарадан һәркем канәгать калды. "Мизгел" яшьләр үзәге делегациясе балаларга спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлеккә файдасын да аңлатты, истәлекле бүләкләр дә тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International