10 август көнне Мөслим районында физкультурачылар көне билгеләп үтелде.
9 август көнне Яңа Усы мәдәният йортында "Минем кече Ватаным" исемле викторина узды. Ярыш барышында балалар авыл тарихы,атамалары хәм гореф-гадәтләре турында югары белемнәрен күрсәттеләр.
11 август көнне «Яшьлек» спорткомплексында Корбан бәйрәме узды.
Мөслимебездә төп мөселман бәйрәме-Корбан гаетенә багышланган бәйрәм узды.
Халык контроле
Нарат Асты авыл клубында өлкәннәр белән берлектә "Без терроризмга каршы" дип исемләнгән әңгәмә узды.
2019 елның 12 августына
2019 елның 11 август 18 сәгатьтән 12 август 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Төнлә һәм иртән күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшен.
Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +7..+12.
Көндез һаваның максималь температурасы +12..+17.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 10 августында Татарстан Республикасы территориясе буенча һәм Казанда урыны белән түбәндәгеләр көтелә: - төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр (Казан шәһәрендә дә));
- көндез аерым районнарда яшен.
2019 елның 10 августына
2019 елның 9 август 18 сәгатьтән 2019 елның 10 август 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
Көндез аерым районнарда яшен.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +11..+16º.
Көндез һаваның максималь температурасы +20..+25º.
Урып-җыю-2019.
Бөтендөнья атом-төш коралын тыю өчен көрәш көне уңаеннан, Херосима һәм Нагасаки корбаннарын искә алып, Иске Карамалы авыл мәдәният йортында балалар белән "Афәтләрнең шомлы кайтавазы" исеме астында чара узды. Биредә бу афәтле вакыйгалар турында презентация һәм
документаль фильм күрсәтелде, япон кызы Садако Сасаки һәм ул ясаган кәгазь торналар тарихы бәян ителде. Бер гаепсез һәлак булганнар искә алынды һәм бөтен җир шарында тынычлык булуына теләкләр теләнде.