10 август көнне физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Мөслим районында бәйрәм чарасы үтте. Эшләрендә зур уңышларга ирешкән тренерларга тантаналы рәвештә ТР спорт министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм "ТР физик культура һәм спорт отличнигы" билгеләре тапшырылды.