11 август көнне «Яшьлек» спорткомплексында Корбан бәйрәме узды. Бәйрәм Фәрит хәзрәт котлавыннан һәм вәгазеннән башланды. Соңыннан бәйрәм уеннар белән дәвам итте. Массакүләмкультура һәм спорт чаралары дирекциясе белгечләре, «Мизгел» яшьләр үзәге һәм спорт мәктәбе белән берлектә уеннар һәм спорт ярышлары оештырдылар. Чара ахырында барлык килгән кунаклар тәмле карабодай боткасы һәм чәй белән сыйланды.