2 сентябрь көнне Тойгелде авыл мәдәният йортында керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле концерты булып узды.
Мәктәп территориясендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориаль такта яңартылды. Безнең мәктәпне 1989 елда тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларына бик зур рәхмәт.
территориаль үсеш бүлеге
Баланлы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Әдәл" чишмәсен ачу тантанасында катнаштылар. Әдәл бабайның кызы Мөсәбиха апа чишмәнең бай тарихы турында сөйләде. Күптән түгел Хәсәновлар гаиләсе чишмәне өстәл, урындыклар һәм түбәләр белән төзекләндергән. Тарих укытучысы Фатих Сафинның чишмә турындагы мәгълүмати сөйләме дә бик кызыклы булды. Очрашу бер сулышта узды, күп кенә кызыксындырган сорауларга җаваплар табылды.
Шуганка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Әхлаки һәм рухи үсеш елы уңаеннан оештырылган "Әдәл" чишмәсе ачылу тантанасында катнаштылар.
2 сентябрь көнне Елгабаш авыл клубында "Белем бәйрәме" үткәрелде.
«Электрон бердәм исемле социаль юл йөрү билетын» алу өчен ...
28 август көнне Тугаш авылы мәдәният йорты "Тугашым - туган авылым!" музеенда күренекле язучылар: Ләбиб Лерон, Камил Кәримов һәм композитор Алмаз Хәмзин булып киттеләр. Музейга экскурсияне мәдәният йорты директоры һәм китапханәче үткәрде. Экскурсия барышында кунаклар экспонатлар, авыл һәм татар халкының тормыш тарихы белән таныштылар.
Район мәдәният йорты үзешчәннәре Татарстан Республикасы көне уңаеннан булып узган бәйрәм концертында катнаштылар.
Рус Шуган авыл мәдәният йортында бильярд буенча уен-ярыш булып узды.