Баланлы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Әдәл" чишмәсен ачу тантанасында катнаштылар.

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Баланлы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Әдәл" чишмәсен ачу тантанасында катнаштылар. Әдәл бабайның кызы Мөсәбиха апа чишмәнең бай тарихы турында сөйләде. Күптән түгел Хәсәновлар гаиләсе чишмәне өстәл, урындыклар һәм түбәләр белән төзекләндергән. Тарих укытучысы Фатих Сафинның чишмә турындагы мәгълүмати сөйләме дә бик кызыклы булды. Очрашу бер сулышта узды, күп кенә кызыксындырган сорауларга җаваплар табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International