28 август көнне Тугаш авылы мәдәният йорты "Тугашым - туган авылым!" музеенда күренекле язучылар: Ләбиб Лерон, Камил Кәримов һәм композитор Алмаз Хәмзин булып киттеләр. Музейга экскурсияне мәдәният йорты директоры һәм китапханәче үткәрде. Экскурсия барышында кунаклар экспонатлар, авыл һәм татар халкының тормыш тарихы белән таныштылар.