Мәктәпкәчә яшьтәге балалар "Чиста мәктәп" акциясендә катнаштылар. Мондый төрдәге өмәләр балалар һәм зурлар арасында дустанә мөнәсәбәтләр тудыра, чисталыкка өйрәтә.
«Нечкәбил-2019» конкурсы һәм «Ныклы гаилә» федераль партия проекты кысаларында 14 сентябрь көнне Менделеевск районында Татарстан гаиләләре Фестивале узды. Һәм менә инде 15 тапкыр конкурс һәм Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль районнары ярдәме белән үткәрелә. Җәмгыять өчен абруйлы һәм яшьләр өчен үрнәк булып торган Татарстанның 33 Район һәм шәһәреннән барлыгы 47 гаилә кунакларны үзләренең гаилә бәйрәмнәренә чакырдылар. Безнең Мөслим муниципаль районыннан фестивальдә Рахимуллиннар гаиләсе катнашты һәм «Гаилә тарихы» номинациясендә җиңүче булдылар.
Салым органнары хезмәткәрләре белән Семинар
Мөслим гимназиясендә якташыбыз, шагыйрә, күпсанлы җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе, Мөслим муниципаль районының Мактаулы гражданины Шәмсия Җиһангирова һәм язучы-прозаик, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе,”Мәдәни җомга” газетесының баш мөхәррире Вахит Имамов белән очрашу узды.
Мөслим гимназиясе 5б сыйныф укучылары районыбызның лаеклы ялдагы укытучылары Моряк һәм Фирая Йосыповларның шәхси музей-йортында экскурсиядә булдылар. Тәрбияви һәм кызыклы очрашу өчен зур рәхмәт!
Мөслим районында татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре уңаеннан Үзәк китапханәдә “Дәверләрне ачар ачкычым бар...” дигән исем астында Республикабызның олпат язучылары һәм каләм әһелләре белән очрашу үтте. Әдәби кичә шигырь һәм җырлар белән үрелеп барды.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
Михайловка урта мәктәбендә педагогик хезмәт ветераны Андреева Н. Н. һәм Россиянең атказанган очучы Шафиков Р. В. белән очрашу узды.
Җиңел атлетика буенча район ярышларында Михайловка урта мәктәбе командасы 2 урынны яулады.
Кечкенәләр төркемендә "Балаларга китап бүләк ит" акциясе булып узды.Әти-әниләр балалар бакчасына үзләре күптән укымый торган китапларны бүләк иттеләр. Балалар бик сөенде.