«Нечкәбил-2019» конкурсы һәм "Ныклы гаилә" федераль партия проекты кысаларында 14 сентябрь көнне Менделеевск районында Татарстан гаиләләре Фестивалендә Мөслим муниципаль районыннан Рахимуллиннар гаиләсе катнашты һәм "Гаилә тарихы" номинациясендә җиңүче булдылар.

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

«Нечкәбил-2019» конкурсы һәм «Ныклы гаилә» федераль партия проекты кысаларында 14 сентябрь көнне Менделеевск районында Татарстан гаиләләре Фестивале узды. Һәм менә инде 15 тапкыр конкурс һәм Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль районнары ярдәме белән үткәрелә. Җәмгыять өчен абруйлы һәм яшьләр өчен үрнәк булып торган Татарстанның 33 Район һәм шәһәреннән барлыгы 47 гаилә кунакларны үзләренең гаилә бәйрәмнәренә чакырдылар. Безнең Мөслим муниципаль районыннан фестивальдә Рахимуллиннар гаиләсе катнашты һәм «Гаилә тарихы» номинациясендә җиңүче булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International