Язучылар белән очрашу

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Мөслим гимназиясендә якташыбыз, шагыйрә, күпсанлы җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе, Мөслим муниципаль районының Мактаулы гражданины Шәмсия Җиһангирова һәм язучы-прозаик, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе,”Мәдәни җомга” газетесының баш мөхәррире Вахит Имамов белән очрашу узды. Гимназиянең “ТЫЛСЫМ+” газетасы журналисты Нассер Мәрьям бүгенге заман яшьләре һәм татар язучылары, телебез, милләтебез язмышы турында җанлы әңгәмә оештырды. Язучылар журналистика түгәрәге әгъзаларының иҗаты белән таныштылар, “Калфак” вокаль ансамбле чыгышын карап соклануларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International