ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Сентябрь аенда Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Иске Карамалы авыл мәдәният йорты директоры Әнисә Биктимерова Күбәк урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән "Беслан шәмнәре" бердәм тематик сәгате уздырды. Биредә Беслан һәм башка террористик вакыйгалар турында сөйләнде һәм аларда вакытсыз гомерләре өзелгәннәр искә алынды. Бу афәтләрне булдырмау өчен үзара аңлашып яшәргә кирәклеге искәртелде. Мондый вакыйгаларда калган очракта, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде.


 

       Сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлегендә балаларны һәрчак алмашынып торучы алымнар белән укытуны кулай күрәләр. Укучылар әле музейда, әле мәктәп фойесында, әле “Курай” паркында иҗат белән шөгыльләнә.

       Сентябрь ае традиция буенча ачык һавада узучы чараларга бай була. Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары быел аеруча Кояшлы Ык ял зонасын үз итеп, атна дәвамында биредә күп төрле чаралар оештырылды.

       Туган җиребезне, аның табигатен, яшәгән халкын сөябез. Балаларны да шундый булырга өйрәтәбез! Бу сүзләр сәнгать мәктәбендә эшләү һәр мөгаллимнең девизы, дип әйтергә була. 

       Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары квалификация күтәрү курсларын елдан ел ешрак уза башлады.

Елгабаш һәм Краснояр авыл клублары мөдирләре участок инспекторы Ибрахимов Алмаз белән очрашу оештырдылар. Кискен ситуацияләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә булды.

 

Торыш авыл клубында яшьләр белән "Без дус яшибез!" исеме астында юмористик кичә - КВН булып узды.

Рухи-әхлакый үсеш елы кысаларында районыбызда Татарстан язучылары делегациясе булды. Иске Карамалы җирлегендә бу хөрмәтле кунаклар арасыннан Галимҗан Гыйльманов, Лилия Садриевалар Күбәк урта мәктәбендә укчылар белән очрашып, иҗат юллары һәм шигырьләре белән таныштырдылар, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, теләкләрен җиткерделәр. Очрашулардан соң, барлык язучылар якташ шагыйребез Харрас Әюповның каберен зыярат кылдылар, чәчәкләр салдылар.


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 25 сентябренә
2019 елның 24 сентябре 18 сәгатьтән 2019 елның 25 сентябре 18 сәгатькә кадәр

Аязучан болытлы һава.
Урыны белән яңгыр, юеш кар һәм кар рәвешендә явым-төшем көтелә.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +3..Һаваның максималь температурасы көндез +3º..+8º. 
Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.

Мәлләтамак авыл мәдәният йортында Чаллы дәүләт драма театры артистлары Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" әсәре буенча спектакль куйдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International