ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Ташлыяр авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Ташлыяр урта мәктәбе укучылары белән «Терроризмга юк дип әйтик!» дигән темага әңгәмә үткәрделәр.

Яңа Карамалы авыл клубы мөдире балалар бакчасы коллективы белән "Алма бәйрәме" үткәрде. Балаларга алманың файдасы турында мәгълүмат бирелде. Балалар алма турында табышмаклар әйтешеп җаваплар таптылар, төрле уеннар уйнадылар.

Баек авыл мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә "Чулпан" балалар бакчасында "Көзге яфраклар" темасына яфраклардан аппликацияләр ясау конкурсын оештырдылар.

Иске Карамалы авыл мәдәният йорты директоры "Экстремизмга - юк!" һәм "Сак булыгыз, җәяүле!" айлыгы кысаларында Күбәк урта мәктәбендә очрашу-әңгәмә үткәрде, беренче сыйныф укучыларына "Юл кагыйдәләре" исемле белешмәлек тапшырды.


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

17 сентябрь көнне Елгабаш авыл клубында "Алма бәйрәме" булып узды.

Капиталь ремонттан соң Тат. Бүләр авыл мәдәният йортының тантаналы ачылуы уңаеннан район мәдәният йорты үзешчәннәре концерты булып узды.

Яңа Карамалы авыл клубы мөдире балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән "Нәрсә ул яхшы һәм начар?" дигән темага әңгәмә уздырды. Презентация ярдәмендә Беслан шәһәрендә 15 ел элек булган дәһшәтле көннәр турында мәгълүмат бирелде.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

Сентябрь аенда Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Иске Карамалы авыл мәдәният йорты директоры Әнисә Биктимерова Күбәк урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән "Беслан шәмнәре" бердәм тематик сәгате уздырды. Биредә Беслан һәм башка террористик вакыйгалар турында сөйләнде һәм аларда вакытсыз гомерләре өзелгәннәр искә алынды. Бу афәтләрне булдырмау өчен үзара аңлашып яшәргә кирәклеге искәртелде. Мондый вакыйгаларда калган очракта, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде.


 

       Сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлегендә балаларны һәрчак алмашынып торучы алымнар белән укытуны кулай күрәләр. Укучылар әле музейда, әле мәктәп фойесында, әле “Курай” паркында иҗат белән шөгыльләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International