Сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлегендә балаларны һәрчак алмашынып торучы алымнар белән укытуны кулай күрәләр. Укучылар әле музейда, әле мәктәп фойесында, әле “Курай” паркында иҗат белән шөгыльләнә. Сентябрьнең җылы матур көннәрендә рәсем сәнгате бүлегендә тәрбияләнүче укучылар мәктәпяны территориясенә чыгып оештырылган плэнер дәрестә катнашты. Алар тирә-юнебездә үсеп утыручы миләш агачларын альбом битенә төшерде.