ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көньяктан көчле җил көтелә: - 1 октябрьдә төнлә урыны белән 15-20 м/с тизлектә, - 1 октябрьдә көндез, төнлә-2 октябрьдә иртән секундына 17-22 метрга кадәр.
2019 елның 1 октябренә
2019 елның 30 сентябрендә 18 сәгатьтән 1 октябрь 18 сәгатькә кадәр

Болытлы.
Вакыты белән яңгыр.
Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 9-14, төнлә урыны белән 20 метрга кадәр, 
көндез 22 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +4..+9º.
Көндез максималь һава температурасы +9..+14º.

Шуганка авыл китапханәчесе Петр 1 тууна 350 ел тулу уңаеннан, мәктәп укучыларына Петр 1ның биографиясе һәм тормышы белән таныштырдым, китаплар күргәзмәсен оештырды.

2019 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк. 

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан гражданнарны кабул итүдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Абашев Альмир Рәшит улы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркаева Фәридә Фатыйх кызының катнашуы планлаштырыла

Әлеге чарада катнашырга теләгән гражданнарга (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. Кабул итү Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 йорт)

Баланлы авыл китапханәчесе "Баланкай" балалар бакчасына кереп яңа кайткан китаплар белән таныштырды.

Үрәзмәт авылы китапханәчесе "Сәйлән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән мультфильмнар турында сөйләштеләр, "Маша и Медведь" пазлларын җыйдылар.


28
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Михайловка урта мәктәбе коллективы Мөслим муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләре арасында авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык сәнгате  әйберләре сату буенча район ярминкәсендә өч призлы урын алды("Ярминкә урынын иң яхшы бизәгән өчен","Мәдәни-массакүләм программада актив катнашкан өчен" һәм "Күрсәтелгән продукциянең иң яхшы ассортименты өчен").

Михайловка урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларында " юл хәрәкәте әлифбасы»дигән темага сыйныф сәгате узды.Кунагыбыз балаларга юл хәрәкәте әлифбасын өйрәнергә һәм юлда йөрү кагыйдәләрен бозмаска вәгъдә итте.

                                                  2019 елның 29 сентябренә
                  2019 елның 28 сентябрендә 18 сәгатьтән 29 сентябрь 18 сәгатькә кадәр

Аязучан болытлы һава. 
Явым-төшемсез. 
Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчә, секундына 4-9 метр тизлектә. 
Минималь һава температурасы төнлә +2..-3°.  
Көндез максималь һава температурасы +5..+10°.

Үзәк китапханәдә Мөслим районы мәктәпләренең 7 нче сыйныф укучылары белән "Һөнәрләр Калейдоскобы" квест-уены үткәрелде. Беренче урынны мөслимнең "пиратлар" лицее һәм Мөслим урта мәктәбе командалары бүлеште. Г.Тукайның "Немальчишкалар", икенче урынны "Гимназия йолдызлары"командасы алды.


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

26 нчы сентябрь көнне Мөслим районы технология укытучылары Татарстан Республикасы Тубән Кама муниципаль  районының “Техник иҗат һәм профориентлаштыру үзәгендэ” (балалар технопаркы“Кванториум”) “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында, укучыларны технология дәресләренә әзерләүне оештыру өчен заманча концептуаль-методологик алымнар һәм мәгълүмати-мәгариф ресурсларын куллану” дигән семинарда катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International