26 нчы сентябрь көнне Мөслим районы технология укытучылары Татарстан Республикасы Тубән Кама муниципаль районының “Техник иҗат һәм профориентлаштыру үзәгендэ” (балалар технопаркы“Кванториум”) “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында, укучыларны технология дәресләренә әзерләүне оештыру өчен заманча концептуаль-методологик алымнар һәм мәгълүмати-мәгариф ресурсларын куллану” дигән семинарда катнашты. Әлеге семинарда Мәскәүнең “Российский учебник” корпорациясенең технология буенча методисты, педагогия фәннәре кандидаты Е.А.Гилева чыгыш ясады. Семинар ахырында технология укытучылары мастер-класс күрсәтте.