КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
27 сентябрь көнне Үрәзмәт авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре башлангыч мәктәп укучылары белән Экстремизм темасына әңгәмә үткәрделәр. Алар укучыларга бу төшенчәнең нәрсә икәнлеген аңлаттылар, аннары рәсем ясау өчен фантазияләргә ирек бирделәр.
Баланлы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән "Террорга безнең арада урын юк!" дигән темага әңгәмә үткәрделәр.
27 сентябрь көнне Михайловка авыл мәдәният йорты директоры мәктәптә Петр I тууына 350 ел тулуга багышланган тарихи-тематик әңгәмә үткәрде.
Метрәй авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты белән берлектә ТАССРның 100 еллыгына багышлап "Татарстан - туган илем!" исемле түгәрәк өстәл үткәрде.
Исәнсеф авыл клубы мөдире Тат.Бүләр авыл мәдәният йорты директоры белән берлектә яшьләр өчен "Без экстремизмга каршы!" темасына әңгәмә үткәрделәр.
26 сентябрь көнне Баек авыл мәдәният йорты директоры Баек мәктәбенең мәктәпкәчә төркеменә йөрүче балалар белән "Мин юл йөрү кагыйдәләрен беләм" дигән темага викторина үткәрде.
Торыш авыл клубында "Экстремизмга - юк!" исеме астында яшьләр белән әңгәмә үтте.
Симәк авыл мәдәният йортында "Сыра гомерне кыскартамы?" исемле тематик әңгәмә булып узды.
Баланлы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре тәрбиячеләр көне уңаеннан "Баланкай" балалар бакчасында бәйрәм чарасы үткәрделәр. Тәрбиячеләр үз адресларына җылы котлаулар, чәчәкләр кабул иттеләр.