27 сентябрь көнне Метрәй авыл мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә "Татарстан - туган ягым" исемле кичә үткәрделәр.
Дусай авыл мәдәният йорты директоры авыл халкы белән "Кабак бәйрәме" үткәрде. Бәйрәм барышында "Иң олы кабак үстерүче", "Иң кечкенә кабак үстерүче", "Кабактан сыннар" номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде.
Метрәй авыл китапханәчесе, мәдәният йорты белән берлектә, 1 нче октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан,күп еллар авыл мәдәният йортында хезмәт куйган Миңнуллина Ләйсирә апаның өендә булып, аңа күчтәнәч пакеты тапшырды.
“Йолдызга 10 сорау” проекты кысаларында Үзәк китапханәдә кунакта “Казан егетләре” төркеме булды. Кичәдә концертка 3 билет уйнатылды, шуларның 2се оригиналь сорау өчен тапшырылды. Очрашу җылы, дустанә атмосферада узды.
30 сентябрь - Россиядә интернет көне. Иске Карамалы авыл мәдәният йортында әлеге датага багышланган тематик чара булып узды. Мөмкинлекләр, интернеттан файдалану кагыйдәләре турында мәгълүмати презентация күрсәтелде. Шулай ук "Куркынычсыз интернет" интерактив викторинасы үткәрелде.
Начар метеорологик күренешләр: 2 октябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр (Казанда-төнлә һәм иртән)
Сикия авыл клубы мөдире 27 сентябрь көнне Тат.Бүләр авыл мәдәният йортында үткән "Дуслык күпере" дигән уен-бәйгедә катнашты.
Сикия авылы клубында яшьләр арасында теннис уены булып узды.
27 сентябрь көнне Ташлыяр авыл мәдәният йортында тәрбиячеләр көненә багышланган «Минем тәрбияче апам» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәмгә Ташлыяр «Ләйсән» балалар бакчасы ветераннары һәм хезмәткәрләре чакырылган иде.
21 сентябрь - Халыкара тынычлык көне. Иске Вәрәш авыл мәдәният йортында бу көнне «Тынычлык көне» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.