Физик культура һәм яшүсмерләр спорты республика үзәге Татарстан Республикасы спорт министрлыгы белән берлектә 2026 елның 26 февралендә "Татарстанның спорт өметләре"тантаналы чарасын үткәрде. "Татарстан Республикасында физик культура һәм яшүсмерләр спортын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен" тантаналы чарада "Яшьлек" спорт мәктәбенең армрестлинг буенча тренер-укытучысы Бариев Ларис Хамбалович ТР Спорт министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде . "Яшьлек" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Хәйруллин Раян "2025 елда югары спорт казанышлары өчен" ТР Спорт министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде . Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!