ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

Район мәдәният йортында "Уңыш бәйрәме - 2019" га багышланган чара булып узды.

Район мәдәният йортында оешма-предприятиеләрдә үзешчән сәнгатьтә катнашучы Мөслим лицее коллективының "Татарстан бәхет тапкан җирем - җыр-биюле газиз Ватаным!" район смотр-конкурсы булып узды. 

Кубәк урта мәктәбенең 6нчы сыйныфның тату сыйныф серләре


21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

1.    Метеорологик фараз
Куркыныч һәм тискәре метеорологик күренешләр фаразланмый
2019 елның 22 ноябренә
2019 елның 21 ноябре 18 сәгатьтән 2019 елның 22 ноябре 18 сәгатькә кадәр
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча: 
Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -13..-16, урыны белән -21.
Көндез максималь һава температурасы -6..-9. 
Юлларда урыны белән бозлавык саклана.

   Үзәк китапханәдә Мөслим лицееның 7нче сыйныф укучылары өчен “Хәтер сәгате” исеме астында Әфган сугышы ветераны Госманов Д.Д. белән патриотик очрашу оештырылды. Чарада Әфган сугышы ветераннарының биографик сүзлеге “Хәтер китабы” белән танышу да булды. Әлеге китапны әзерләүдә үзләреннән зур өлеш керткән өчен Мөслим “Үзәкләштерелгән китапханә” һәм библиограф Софеева Р.Д.-га Рәхмәт хатлары тапшырылды.

       Сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең белем тикшерү өчен укучылар һәр чирек саен зачет тапшыра. Әлеге фән балаларны музыка тыңларга өйрәтә. 1 сыйныф укучыларының чираттагы “Слушание музыки” дәресе тынлы уен кораллары бүлеге укытучысы Рунар Шәяхмәтов катнашында узды.

        Нинди генә һөнәрләр үзләштерми сәнгать мәктәбендә белем алучы бала. Музыкаль бүлекләрдә шөгыльләнүчеләр үз фәннәреннән тыш, “Слушание музыки” дигән дисциплинаны да үзләштерә.

Район мәдәният йортында оешма-предприятиеләрдә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Татарстан бәхет тапкан җирем - җыр-биюле газиз Ватаным!" район смотр-конкурсы булып узды. Биредә "Кояшкай", "Карлыгач", "Миләшкәй", "Ләйсән" һәм "Күбәләк" балалар бакчалары коллективлары катнашты.

Район мәдәният йортында Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Уразаева-Спиридонова Халидә Әхмәтзыя кызын искә алу кичәсе булып узды.

       Җыр һәм театр сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче балалар өлкәннәрге үзләренең матур чыгышлары белән сөендерсә, рәсем сәнгате бүлеге укучылары ел да районыбызда эшләп килүче картлар һәм инвалидлар йорты әби-бабайларын үзләренең кул эшләнмәләре белән котлый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International