Үзәк китапханәдә Мөслим лицееның 7нче сыйныф укучылары өчен “Хәтер сәгате” исеме астында Әфган сугышы ветераны Госманов Д.Д. белән патриотик очрашу оештырылды. Чарада Әфган сугышы ветераннарының биографик сүзлеге “Хәтер китабы” белән танышу да булды. Әлеге китапны әзерләүдә үзләреннән зур өлеш керткән өчен Мөслим “Үзәкләштерелгән китапханә” һәм библиограф Софеева Р.Д.-га Рәхмәт хатлары тапшырылды.