ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2019 ел
шимбә

2019 елның 24 ноябренә
2019 елның 23 ноябре 18 сәгатьтән 2019 елның 24 ноябре 18 сәгатькә кадәр

Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.   
Һаваның минималь температурасы төнлә һәм иртән -9..-14°, аязган вакытта -17°ка кадәр. Көндез максималь һава температурасы -6..-10°.      
Юлларда урыны белән бозлавык саклана.


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

Бүген “Мизгел” ЯҮ белгечләре “Волонтеры здоровья” проектына старт бирделәр! 

21 ноябрь көнне Рус Шуган авыл мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә балалар өчен «Энциклопедияләр һәм сүзлекләр көне» дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрделәр.

22 ноябрь көнне авыл яшьләренең ялын оештыру сыйфатын һәм социаль активлыгын арттыру максатыннан «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре «Акыл көрәше»исеме астындагы интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрделәр. Уеннар "2019-2021 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре" ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә»...

Мари Бүләр авыл клубында Р.Корбанның "Бардым күлгә, салдым кармак" пьесасы буенча балалар спектакле күрсәтелде.

      Сәнгать мәктәбендә көн дә нинди дә булса чара узып тора. Тәрбия сәгатьләре, күңел ачу чаралары, ачык дәрес, мастер класслар.

       Уңганнан бар да була, дип юкка әйтмәгәннәр! Җәмәгать эшләренә дә өлгерә укытучыларыбыз.

       Билгеле булганча, сәнгать мәктәбендә “Мәктәп һәм гаилә” дип исемләнгән проект эшләп килә. Әлеге проект кысаларында һәр бүлек чиреккә бер тапкыр ата-аналар җыелышы уздыра.

         Уку елының әле беренче чиреге генә тәмамлануга карамастан, укучыларыбыз инде яңа әсәрләр, яңа җырлар өйрәнеп, республика буйлап конкурс-фестивальләргә йөри башлады.

20 ноябрь көнне Мари Бүләр авыл клубында Мари Бүләр, Тат.Шуран һәм Тат.Бүләр мәктәпләре укучылары, әти-әниләре, укытучылары катнашында "Тату сыйныф серләре" дип исемләнгән чара булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International