ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Район мәдәният йорты агитбригадасы Симәк авыл җирлеге тамашачылары каршында концерт программасы белән чыгыш ясады.

ТАССРның 100 еллыгына багышлап Тойгелде мәдәният йортында яшьләр белән берлектә флешмоб оештырылды.

3 февраль көнне Мөслим муниципаль  районы Башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге , “Мизгел” яшьләр үзәге Мөслим муниципаль бюджет учреждениясе исеменнән... 

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында Иске Карамалы мәдәният йортының "Замандаш" халык театры Яңа Карамалы авыл клубында В.Нуриевның "Эт тырнагы" пьесасын сәхнәләштерде. Тамашачы үзешчән артистларның чыгышын яратып кабул итте.

ХХХ кышкы спартакиада кысаларында икенче уен көне 2 февральдә ир-атлар арасында волейбол һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча уеннар белән дәвам итте.

Мөслим  мәдәният йорты сәхнәсендә  Иске Карамалы авыл халык  театры  В.Нуриевның "Эт тырнагы" пьесасын сәхнәләштерде.


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе
1 февраль көнне Мөслимнең универсаль спорт залында оешма, предприятие һәм авыл җирлекләре арасында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында XXX спартакиада ачылды.

Октябрь авылында юбилярлар кичәсе үтте.

2020 елның 4 февраленә
2020 елның 3 февралендә 18 сәгатьтән 4 февраль 18 сәгатькә кадәр
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча: 
Болытлы.
Урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә, көчәйгәндә 14 метрга кадәр.  
Минималь һава температурасы төнлә һәм максималь көндез -2..+2.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

1 февраль көнне "Мизгел" яшьләр үзәге бинасында Мөслим муниципаль район башлыгы Р.Х. Муллин белән ел саен уздырылучы “Студентлар очрашуы” булып узды, анда 80нән артык яшьлэребез катнашты, алар арасында район үзәге студентлары һәм мәктәпләрен тәмамлап төрле шәһәрләрдә югары белем алучылар  бар иде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International