XXX кышкы Спартакиада

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе
1 февраль көнне Мөслимнең универсаль спорт залында оешма, предприятие һәм авыл җирлекләре арасында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында XXX спартакиада ачылды. Ярышларны ачу тантанасында Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин, Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе, Совет рәисе Солтанов Рушат Җәүдәт улы, муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Гарипов Ренат Гыймадислам улы катнашты. Беренче уен көне кысаларында хатын-кызлар арасында волейбол һәм ир-атлар арасында бадминтон буенча медальләр уйнатылды. Волейбол буенча урыннар: 1.Совет һәм башкарма комитет 2.МВД 3.ГТХМ, Юстиция, «Ләйсән» һәм «Кояшкай " балалар бакчасы җыелма командасы Бадминтон буенча: 1.Газ участогы,"Миләшкәй " балалар бакчасы. 2.Август 3.Мәктәпләрнең җыелма командасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International