1 февраль көнне "Мизгел" яшьләр үзәге бинасында Мөслим муниципаль район башлыгы Р.Х. Муллин белән ел саен уздырылучы “Студентлар очрашуы” булып узды, анда 80нән артык яшьлэребез катнашты, алар арасында район үзәге студентлары һәм мәктәпләрен тәмамлап төрле шәһәрләрдә югары белем алучылар бар иде. Беренче өлешендә студентлар, командаларга бүленеп танышу, коллективны берләштерү һәм команда эше буенча мавыктыргыч тренинглар һәм уеннарда катнаштылар. Чараның фишкасы булып безнең "Мослим кырмыскалары"КВН командасының чыгышы булды. Үз чыгышлары белән алар кәефне күтәрделәр!! Тәнәфесләр арасында барысы да тәмле кофе белән сыйлана алды.
Чараның өченче өлешенең махсус кунагы - муниципаль район башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин, шулай ук барлык юнәлешләр-сәламәтлек саклау, мәдәният, авыл хуҗалыгы, мәгариф, хезмәт һәм мәшгульлек, электр челтәрләре, район газ хезмәте, "Агромастер", "Фаиза" һ.б. җитәкчеләре иде. Аннары "сорау-җавап" блогында бик җанлы шартларда студентлар бәхәсләшә һәм район башлыгына,кунакларга кызыклы һәм кызыксындырган сораулар бирә алдылар.
Кунакларга "Игелек уят" иреклеләр отряды волонтерлары тарафыннан безнең Мөслим һәм ТР Яшьләр министрлыгы символикасы төшерелгән магнитлар таратылды. Аннары традиция буенча гомуми фотография ясалды.
Чараны "Мизгел"яшьләр үзәге оештырды.