ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2025 ел
дүшәмбе

БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ БУЕНЧА 20 НЧЕ ДАЙДЖЕСТ

22 март көнне, "Мизгел" яшьләр үзәгендә күпләрнең остазы булган шахматчы Наил Хамматуллин истәлегенә шахмат ярышлары узды. Ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында барды. Турнирның тантаналы рәвешендә Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров, "Мөслим" мәчете имам-хатыйбы Ринас хәзрәт Нәбиев катнашты. Ярышта катнашучыларга уңышлар теләп, турнирны оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Турнирны тантаналы рәвештә ачканнан соң, әлеге спорт уены белән кызыксынучылар шахмат ярышына кереште.

“Яшьлек” спорт залында Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елына багышланган ирләр арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Спортчылар ялгыз һәм парлы разрядта ярыштылар. Иң яхшылар “Яшьлек” спорт-сәламәтләндерү комплексы грамоталары, медальләре һәм статуэткалары белән бүләкләнде

21 март көнне “Этюд” спорт мәктәбендә “Связь поколений” шахмат буенча зона конференциясе финалы булды. Чара кече, урта һәм өлкән буыннарны берләштерде. Мөслим районын Иванова Кузьма гаиләсе, аның улы Юрий һәм оныгы Нелли тәкъдим итте.

21 мартта Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елына багышлап 2009-2011 елгы яшүсмерләр арасында “КОРЭШ” буенча ярыш узды. Ярышларда 57 спортчы катнашты. Иганәчелек ярдәме күрсәткән Сәетгалиев Айнур Нәфис улына рәхмәтебезне белдерәбез. 

1500дән артык респондент Татарстан Республикасында корпоратив волонтерлык үсешен өйрәнергә ярдәм итте


19
март, 2025 ел
чәршәмбе

"Идел" яшьләр үзәге чаралары турында

Коммерциягә карамаган оешмаларны дәүләт теркәвенә алу турында Карар кабул итү буенча мәгълүмат

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү


18
март, 2025 ел
сишәмбе

Юлларда иминлек - безнең кайгырту! 🚦 "Пробуди добро" ирекле отряды волонтерлары Юл хәрәкәте кагыйдәләрен кисәтүгә багышланган акциягә чыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International