Коммерциягә карамаган оешмаларны дәүләт теркәвенә алу турында Карар кабул итү буенча мәгълүмат

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

Коммерциягә карамаган оешмаларны төзегәндә, реорганизацияләгәндә һәм ликвидацияләгәндә аларны дәүләт теркәвенә алу турында, коммерциягә карамаган оешманың гамәлгә кую документларына үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы территориясендә коммерциягә карамаган оешмалар турында белешмәләрне (белешмәләргә үзгәрешләрне) Юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертү хакында карар кабул итү буенча дәүләт хезмәте Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан күрсәтелә.

Дәүләт хезмәтен алу өчен гамәлдәге законнарда каралган документлар Идарәгә мөрәҗәгать итүче тарафыннан түбәндәге адрес буенча тапшырыла: 420059, Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 124 йорт, шулай ук гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен, шул исәптән Интернет челтәрен, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын да кертеп, почта аша җибәрелгән яисә электрон документлар рәвешендә җибәрелергә мөмкин (www.gosuslugi.gov.ru).

Коммерциягә карамаган оешмаларны дәүләт теркәвенә алу өчен документлар тапшыру тәртибе турында мәгълүмат «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган: https://to16.minjust.gov.ru/ru/pages/gosudarstvennaya-registraciya-nekommercheskih-organizacij/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International