22 март көнне, "Мизгел" яшьләр үзәгендә күпләрнең остазы булган шахматчы Наил Хамматуллин истәлегенә шахмат ярышлары узды. Ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында барды. Турнирның тантаналы рәвешендә Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров, "Мөслим" мәчете имам-хатыйбы Ринас хәзрәт Нәбиев катнашты. Ярышта катнашучыларга уңышлар теләп, турнирны оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Турнирны тантаналы рәвештә ачканнан соң, әлеге спорт уены белән кызыксынучылар шахмат ярышына кереште. Бүгенге турнир спорт өлкәсендә эшләүче районадшыбыз, Илфат Хафизов инициативасы белән оештырылды. Турнирның төп иганәчесе мәрхүмнең бертуган апасы- Әлфинур Сагитовна булды, шулай ук мәрхүмнең кызы Лилия Аверсның да истәлекле бүләкләре тапшырылды. Чарада, әлеге спорт уены белән кызыксынучы райондашларыбыз шулай ук күрше Минзәлә һәм Актаныш районнарыннан да булды. Турнирның җиңүчеләре белән таныштырабыз:♟♟♟ 1. Руслан Утябаев; 2. Мөнир Нәбиуллин; 3. Илсур Ялалов. Хатын-кызлар арасында♟♟♟ 1. Зәринә Хафизова; 2. Галия Вагизова; 3. Сиренә Фәсхиева. Җиңүчеләргә «Яшьлек» спорт сарае исеменнән дипломнар, иганәчеләр ярдәме белән алынган медальләр, акчалата конверт һәм күчмә кубок тапшырылды. Уенда катнашучыларга, иганәчеләргә һәм оештыручыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә Наил Сагитович истәлегенә шахмат турниры оештырылыр дигән теләктә калабыз.
Чара "Физик культураны һәм спортны үстерү" милли проекты кысаларында да узды.