ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү


6
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

07.04.2026 га ашыгыч кисәтү

🥟 Кыстыбый: традицияләр һәм зәвыклар батлы! 3 апрель көнне бездә чын гастрономия батлы булды: пешкән боткадан кыстыбыйга каршы бәрәңгедән кыстыбый.  Әйе, әйе, сез ишетмәдегез! Без бу татар тәм-томын хәзерләп кенә калмыйча, ачыктан-ачык сугыш оештырырга булдык. Бер яктан классика: йомшак бәрәңге боламыгы, бик тырышып юка кабартма белән капланган. Икенче яктан экзотика: татлы, сибелгән тары боткасы. 

Каникуллар шәп үтте! ✨ 2 апрель көнне безнең кунаклар - социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдәге балалар булды. Бу минутларда без бергә кино атмосферасына чумабыз: экранда - «Предательство» фильмы. Бу карау гына түгел, ә дуслык, ышаныч һәм һәрберебез күрсәткән сайлаулар турында уйларга мөмкинлек.

«Мизгел» яшьләр үзәгендә яшьләр өчен «Пижама-party»узды.

 Мендәрләр, яраткан уенчыклар һәм пижамалар, менә йокларга гына беркем дә җыенмый:31 март көнне «Мизгел» яшьләр үзәгендә «Пижама-party» узды!  Кичә-ул, беренче чиратта, уеннар һәм биюләр, тере аралашу һәм уңай эмоцияләр, күп кенә позитив фотографияләр, дискотека, шулай ук бик күп кызыклы конкурслар һәм актив күңел ачу.

2026 елның 03 апрелендә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының "Айтуган" Универсаль спорт комплесында СССР ның спорт остасы,РСФСР ның ирекле көрәш буенча җиңүчесе Гәрәев Хаҗип Хази улы истәлегенә lV че Республикакүләм Татар-Милли көрәш бәйгесе узды. Мөслим муниципаль районы данын яклап ике яшүсмер көрәшчебез призлы урынга ирештеләр 2012 елгы яшүсмерләр арасында 30кг үлчәү авырлыгында 1 урын - Вәлиев Әмир,  70кг үлчәү авырлыгында 3 урын - Колесов Илдан Тренерлары: Садретдинов Ленар Радик улы, Фаттахов Расил Кирам улы. Әфәрин егетлэр!

4 нче апрельдә кул көрәше буенча Удмуртия Республикасы Кубогында "Яшьлек" спорт мәктәбе укучысы Сәхабиев Руслан көмеш медаль яулады. Спортчының тренеры Ларис Бариев. 

3 нче апрельдән 5 нче апрельгә кадәр Байлар Сабасында "урожай" ДСОның 90 еллыгына багышланган "Сәламәтлек"ХХІІІ нче авыл Спартакиадасы программасы буенча авыл районнары командалары арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты уздырылды. Мөслим районыннан Шәйхуллина Алия, Ситдыйкова Динара, Шәйхуллин Нурислам, Зәлилов Айнур катнашты. Чемпионат нәтиҗәләре буенча безнең бадминтончылар команда беренчелегендә 1 нче урынны алдылар. Спортчыларыбызны котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!

3 апрель көнне, хезмәт һәм хәрби дан елы кысаларында, «Яшьлек» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр язгы каникул вакытында "Батырлар йорты"музеенда булдылар. Экскурсияне музей хезмәткәре Тимкин Равил озатып йөрде. Аның мавыгып сөйләгәннәре егетләрнең игътибарын шулкадәр җәлеп итте ки, алар тыннарын кысып тыңладылар! ✨ Мондый танып белү һәм кызыклы экскурсия өчен музей хезмәткәрләренә зур рәхмәт!


5
апрель, 2026 ел
якшәмбе

06.04.2026 га ашыгыч кисәтү


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International