«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 21 гыйнварга Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми. 2021 елның 21 гыйнварына
2021 елның 20 гыйнвар 18 сәгатьтән 21 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Вакыты белән бераз кар.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -17..-20, аязган вакытта -25.
Көндез максималь һава температурасы -12..-15˚.
Юлларда бозлавык.
Белгечләрнең квалификациясен күтәрү
Яшьләр Кадрлар резервы проекты старт алды. Нәрсә ул? Кадрлар резервы-бер еллык укыту программасы булган түләүсез белем бирү проекты
Яңа Карамалы авыл клубында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел!"исемле әдәби-музыкаль чара үтте.
2021 елның 17 гыйнварында Әлмәт шәһәрендә "Татарстанның бадминтон өметләре" бадминтон ярышлары.
Үзәк китапханә хезмәткәре Вафина Гөлсирә Закариевна ГАПОУ " Мөслим политехник техникумы" студентлары өчен "Блокадная быль" дип исемләнгән чара үткәрде. Китапханәче Ленинград шәһәрендә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар, Ладога күле аша салынган "Тормыш юлы" турында сөйләде. Ул каламыш көннәрендә Таня Савичева алып барган көндәлек белән таныштырды. Китапханәче сөйләвеннән студентлар каламыш вакытында кешеләрнең ничек яшәгәнен, эшләгәнен һәм укыганын белделәр. Ленинград блокадасы вакытында бирелгән икмәкнең нормасы, ул вакытта икмәк карточкаларының нәрсә икәнлеге турында сөйләве студентларда зур тәэсир калдырды. Чара ахырында студентлар блокадада яшәүчеләрнең, бигрәк тә балаларның батырлыгы Ватанга чиксез мәхәббәт, батырлык үрнәге булып тора дигән нәтиҗәгә килделәр.
Бүген 19.01.2021 сәгать 09:00 үзәк балалар китапханәсендә балалар белән эшләү юнәлеше буенча "Мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып балалар өчен уеннар һәм күңел ачу чараларын оештыру" дигән темага семинар узды. Семинарда Мөслим муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Салихҗянов Ирек Фаяз улы, Мөслим муниципаль районы “Үзәкләштерелгән китапханә” директоры Мадьярова Айсылу Минневасил кызы һәм район, авыл китапханәчеләре катнаштылар. Бу чарада үзәк балалар китапханәсе мөдире Кашапова Зилә Мөдәрис кызы, Тат. Бүләр авылы китапханәчесе Мирзаянова Гөлнур Кирамутдин кызы, Әмәкәй авылы китапханәчесе Насретдинова Нәзирә Сабирҗан кызы уңышлы чыгыш ясадылар. Семинар ахырында 2020 ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды һәм 2021 елга бурычлар куелды.
Заведующая Тойгельдинского СДК провела с детьми спортивное мероприятие "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл".
2021 елның 17 гыйнварында Бөгелмә районының Карабаш авылында хоккей буенча "Татнефть" Кубогына календарь уеннар узды.