Үзәк китапханә хезмәткәре Вафина Гөлсирә Закариевна ГАПОУ " Мөслим политехник техникумы" студентлары өчен "Блокадная быль" дип исемләнгән чара үткәрде. Китапханәче Ленинград шәһәрендә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар, Ладога күле аша салынган "Тормыш юлы" турында сөйләде. Ул каламыш көннәрендә Таня Савичева алып барган көндәлек белән таныштырды. Китапханәче сөйләвеннән студентлар каламыш вакытында кешеләрнең ничек яшәгәнен, эшләгәнен һәм укыганын белделәр. Ленинград блокадасы вакытында бирелгән икмәкнең нормасы, ул вакытта икмәк карточкаларының нәрсә икәнлеге турында сөйләве студентларда зур тәэсир калдырды. Чара ахырында студентлар блокадада яшәүчеләрнең, бигрәк тә балаларның батырлыгы Ватанга чиксез мәхәббәт, батырлык үрнәге булып тора дигән нәтиҗәгә килделәр.