Бүген 19.01.2021 сәгать 09:00 үзәк балалар китапханәсендә балалар белән эшләү юнәлеше буенча "Мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып балалар өчен уеннар һәм күңел ачу чараларын оештыру" дигән темага семинар узды. Семинарда Мөслим муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Салихҗянов Ирек Фаяз улы, Мөслим муниципаль районы “Үзәкләштерелгән китапханә” директоры Мадьярова Айсылу Минневасил кызы һәм район, авыл китапханәчеләре катнаштылар. Бу чарада үзәк балалар китапханәсе мөдире Кашапова Зилә Мөдәрис кызы, Тат. Бүләр авылы китапханәчесе Мирзаянова Гөлнур Кирамутдин кызы, Әмәкәй авылы китапханәчесе Насретдинова Нәзирә Сабирҗан кызы уңышлы чыгыш ясадылар. Семинар ахырында 2020 ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды һәм 2021 елга бурычлар куелды.