ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2021 ел
җомга

11 нче февраль көнне, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Аулак өй” муниципаль проектының чираттагы утырышы Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәбендә узды.

Тойгелде авыл китапханәсе МБУК Тойгелде төп гомүми белем бирү мәктәбендә 5- 6-7-8 класс укучыларына язучы, галим Х.Бәдигыйнең Герой шагыйрь М.Җәлил  шигриятенең тел - стиль үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган "Муса Җәлил - поэтикасы" исемле яңа китабына күзәтү ясады. 

Югары Табын мәдәният йортында өлкән буын кешеләре өчен "Укысаң-үкенмисең".дип исемләнгән әдәби библиофреш үткәрелде .

Сугыш! Күпме кешенең гомерен, тормышының матур елларын урлаган мәрхәмәтсез сугыш! Мәллә -Тамак авылы китапханәчесе Рүзилә Насифуллина тыл ветераны Рәйсә Хәмәтзариф кызы янына барып хәлләрен белеште, аның тормыш юлындагы вакыйгаларны язып алды.

Мари Буләр авыл клуб мөдире укучылар белән берлектә сыерчык оялары ясадылар, һәм агачларга өй кыекларына элеп куйдылар.

Укучылар татар халкының йолаларын өйрәнделәр,милләтебезнең сугыш чорындагы көнкүреше белән таныштылар

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Үзәк китапханә” хезмәткәре Кашапова М.Р. Мөслим районының белем бирү учрежденияләренең тәрбия буенча директор урынбасарларына яңа китаплар тәкъдим итте.

Өлкәннәргә китапханә хезмәте күрсәтү максатыннан Яңа Усы авылы китапханәчесе “Йортларга – китап нуры” акциясе кысаларында өйләргә йөреп китаплар, газета-журналлар белән тәэмин итә. Чираттагы баруда Оленина Зөһрә апаның өендә булып яңа матбугат белән таныштырды.

Пәнҗешәмбе 11.02.2021 сәгать 9:00 Үзәк балалар китапханәсендә “2021 ел -Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында «Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр!» дигән исем астында мәгариф хезмәткәрләренә интеллектуаль уен чарасы оештырылды.  Бу чарада туган тел һәм татар халык традицияләренә, гореф - гадәтләренә кагылышлы кызыклы сораулар, биремнәр булды. Җитди һәм бик җаваплы вазыйфа үтәүче мөгәллимәләребез бу чара барышында бераз ял итеп алдылар. 

Октябрь авылы китапханәчесе яшь герой-антифашистны искә алу көненә багышлап "Батырлар үлемсез!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Максаты: балаларны яшь герой-антифашистлар, пионерлар-Бөек Ватан сугышы геройлары белән таныштыру; патриотизм, Ватанга мәхәббәт, кешеләргә карата мәрхәмәт тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International