Пәнҗешәмбе 11.02.2021 сәгать 9:00 Үзәк балалар китапханәсендә “2021 ел -Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында «Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр!» дигән исем астында мәгариф хезмәткәрләренә интеллектуаль уен чарасы оештырылды. Бу чарада туган тел һәм татар халык традицияләренә, гореф - гадәтләренә кагылышлы кызыклы сораулар, биремнәр булды. Җитди һәм бик җаваплы вазыйфа үтәүче мөгәллимәләребез бу чара барышында бераз ял итеп алдылар.