«У войны не женское лицо….»

2021 елның 12 феврале, җомга

Сугыш! Күпме кешенең гомерен, тормышының матур елларын урлаган мәрхәмәтсез сугыш! Мәллә- Тамак авылында гомер кичерүче Рәйсә Сабирова да бу еллар турында бик күпне сөйли һәм барлык вакыйгаларны да күз яшьләре аша исенә төшерә. Мәллә -Тамак авылы китапханәчесе Рүзилә Насифуллина тыл ветераны Рәйсә Хәмәтзариф кызы янына барып хәлләрен белеште, аның тормыш юлындагы вакыйгаларны язып алды. “Сугыш башланганда миңа 12 яшь иде” – дип, искә ала Рәйсә апа. “Сугышның башлангыч чорында бөтен авырлыкны, ачы хакыйкәтьне аңламадым да. Ләкин тылдагы барлык авырлык безнең җилкәгә төште. Олырак хатын- кызлар белән туган авылым Нөркә басуларында чүп утадык, урак урдык. Кыш көннәрендә олылырга ияртеп, 60 чакрым ераклыктагы урманга агач әзерләшергә җибәрәләр иде. Барлык гомер хезмәттә үтте инде”. Рәйсә апа 92 яшен тутырса да, бик актив тормыш алып бара. Зур бакчасын тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерә, яратып кәҗәсен тәрбияли һәм сатуга төрле орлыклар әзерли. Алар турында ул яратып сәгатьләр буена сөйләргә әзер. Рәйсә Хәмәтзариф кызы тормышта бик күпне күргән һәм хәзер аткан һәрбер таңны шатлык белән рәхмәтле булып каршы ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International