Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, "Хезмәттәшлек күпере" проектын тормышка ашыру максатында, Бөтенрәсәй "Халык мәдәнияте укучылар өчен" акциясе, дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында "Кино карау тәнәфесе" ("Перерыв на кино") чарасы узды. Ата-аналар комитеты рәисе, мәдәният йорты җитәкчесе Биктимерова Ә.Г., сәнгать җитәкчесе Маликова С.М. оештырган мероприятиедә укучылар татар киносы тарихы белән таныштылар. Соңыннан "Өч аяклы ат" фильмын карадылар.