Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, "Китапханә һәм мәдәният йорты белән хезмәттәшлек" проекты кысаларында, Иске Карамалы авыл китапханәсендә 7-11 нче сыйныф кызлары өчен "Борынгы тастымаллар, чигүле сөлгеләр: кызлар бирнәсе" темасына этнодәрес узды. Чарага кунак итеп кул эшләре остасы Рәмзия Хәсәншина чакырылган иде. Ул кызларга бирнә мендәрләре, сөлгеләре турында сөйләде.