ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2021 ел
җомга

Михайловка урта мәктәбе командасы балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча "Кызыл,сары,яшел" агитбригадаларының район смотр-конкурсында актив катнашты һәм диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

10 март көнне «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре Мөслим политехника техникумында булдылар. 1 нче курс студентлары өчен «цифрлы гигиена» проекты кысаларында «Кибербуллинг»темасына дәрес үткәрелде. 

Мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган...


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Дублер көнендә 8-11 сыйныф укучылары укытучылар ролендә эшләделәр.  Алар эшнең никадәр катлаулы булуын, ләкин шул ук вакытта бу эшнең кызыклы булуын күрделәр. Укытучылар эшне бик оста ерып чыктылар. Укучылар бик канәгать калды.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, "Мәдәният йорты белән хезмәттәшлек" проекты кысаларында 8 нче сыйныфта ата-аналар комитеты җитәкчесе, Иске Карамалы мәдәният йорты мөдире Биктимерова Ә.Г. Ф.Садриевка 80 яшь тулу уңаеннан, "Авыл тормышы җырчысы" темасына әдәби сәхифә уздырды.

ЮИД отряды юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча "Кызыл, сары, яшел" агитбригадаларның район смотр-конкурсында "Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белүчеләр" номинациясендә җиңүче булды. (җит. Вәлиева Г. А., Гәрәева Р.Н.)

Кадыйр Сибгатуллин исемендәге республика фәнни – гамәли конференциясендә катнашып, Күбәк урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарифуллина Д.Р. “Ана җылысы-кояш җылысы” номинациясендә җиңү яулады. Дилбәр Рафаковнага уңышларының дәвамлы булуын телибез!

Актаныш район мәдәният йортында узган эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык»  XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узды. Мөслим район мәдәният йортының барлык  хореография  коллективлары : "Мөслим йолдызчыклары",җитәкчесе -Вахитова Л.Р., "Мизгел" җитәкчесе -Нәбиева К. В., "Асса" җитәкчесе - Тимкина И.Д. уңышлы чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International