Иске Вәрәш авылы китапханәчесе башлангыч мәктәп укучылары һәм "Былбыл"балалар бакчасында тәрбияләнуче нәниләр белән якташ язучы,прозаик, драматург Фоат Садриевка 80 яшенә багышлап
"Таулар итеп туган телебезнең, Асылташларыннан төймә тездең" дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. Шулай ук әдипнең китаплары белән таныштырылды,әсәрләрен кычкырып укыдык.
Баланны авыл мәдәният йортында “Баланкайлар”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды.
аналоглар ("ТНВ "телерадиокомпаниясе" АҖ) һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып тору буенча планлы ремонт-профилактика эшләре алып барыла.
Агрохимик киңәшмә
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уздырылган республикакүләм "Халыклар төрле - Республика бер генә!" бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Катнашкан тәрбиячеләребезне: Халиуллина Н.И., Латипова А.Ф., Гиздатова Р.В., Ахунова Э.Н. ларны төрле номинацияләрдә 1 дәрәҗә дипломга лаек булулары белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә эшләрендә иҗади уңышлар телибез!
5-10 март көннәрендә Казан шәхәренең Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар Татар дәүләт театры базасында "Әйдә ШаяРТ" КВН Татар лигасының 1/4 финалы узды.
Кр.Шуран авыл мәдәният йортында “Чәчәкләрдән нур бөркелә” дип исемләнгән әдәби бәйге үтте.
Республикакүләм "Әти белән бергә!" бәйгесендә катнашып, "Гаилә традицияләре" номинациясендә 3 урын яулаучы Гәрәева Азалияне, "Бар эшне дә булдыра!" номинациясендә 1 урын яулаучы Нуруллин Тимурны җиңүләре белән котлыйбыз! Балаларга да, тәрбиячеләре Закирова Лилия Рәйхан кызына да киләчәктә уңышлар телибез!
Метрәй авылы китапханәчесе, "Йортларга – китап нуры" акциясе кысаларында, лаеклы ялдагы авылдашыбыз Галәева Фиразия Нәзир кызы янына барып, аны китаплар, яңа газета - журналлар белән таныштырды.
Метрәй авыл китапханәсе, авыл мәдәният йорты белән берлектә, Татарстанның халык язучысы,Татарстан Дәүләт премияләре лауреаты,язучыларт берлеге әгъзасы,якташыбыз Фоат Миңлеәхмәт улы Садриевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан,"Күңелләргә үтеп керсен, яңгырасын даның!" исемле әдәби кичә үткәрде.