Ни ул "Кибербуллинг"?

2021 елның 12 марты, җомга

10 март көнне «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре Мөслим политехника техникумында булдылар. 1 нче курс студентлары өчен «цифрлы гигиена» проекты кысаларында «Кибербуллинг»темасына дәрес үткәрелде. Әлеге дәреснең максаты-яшүсмерләрне челтәрдә буллинг күренешләрен танып белергә, әлеге ситуациягә тәэсир итүнең кулай ысулын сайларга өйрәтү. Укучылар кибербуллинг төшенчәсе белән таныштылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм башка катнашучыларның тәҗрибәсе белән таныштылар. Укучыларның бу күренешнең сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында күзаллаулары киңәйде. Яшүсмерләр травмалар белән бәйле ситуацияләргә конструктив җавап бирү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International