Метрәй авыл китапханәсе, авыл мәдәният йорты белән берлектә, Татарстанның халык язучысы,Татарстан Дәүләт премияләре лауреаты,язучыларт берлеге әгъзасы,якташыбыз Фоат Миңлеәхмәт улы Садриевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан,"Күңелләргә үтеп керсен, яңгырасын даның!" исемле әдәби кичә үткәрде. Кичәдә катнашучыларга язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләп аңлатылды, презентация һәм китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.