Шигырь кичәсе “Шушы яктан, шушы туфрактан без!”

2021 елның 19 марты, җомга

Метрәй авылы китапханәчесе шагыйрә Клара Булатованың 85 яше уңаеннан, Шушы яктан, шушы туфрактан без! " исемле шигырь кичәсе үткәрде. Шигырь кичәсе "Шушы яктан, шушы туфрактан без"шигырен уку белән башланып китте. Китапханәче шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде . Чара барышында Клара Булатова сүзләренә язылган җырлар тыңланды. Ә соңыннан катнашучылар талантлы шагыйрәнең яраткан шигырьләрен укыдылар һәм өйләренә үзләренә ошаган китапларны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International