Рәсем сәнгате бүлеге укучыларының әти-әниләре өчен ата-аналар җыелышы үтте

2021 елның 19 марты, җомга
18 мартта сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате бүлеге укучыларының әти-әниләре өчен ата-аналар җыелышы үтте. Җыелыш мәктәп белэн танышу, кабинетлар, күргәзмә залы буенча экскурсиядән башланды. Актлар залында бүлек мөдире Талипова Г.Р. кыскача чыгыш ясады, аннан соң мәктәп директоры урынбасары Деникаева Р. Р. ата-аналарны «Кояшлы Ык» конкурсының положениесе белән таныштырды. Соныннан рәсем сәнгате бүлеге укытучылары Галиева Э.Д. «Кофе белән арт-терапия» буенча, Ибраһимов И.В. «Батик» темасына мастер-класслар үткәрделәр. Талипова Г.Р. аппликация ярдәмендә открытка ясарга өйрәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International