ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2021 ел
шимбә

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:

21 сәгатьтән. 10 апрельдә 10 сәгатькә кадәр. 11 апрель 2021 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 11 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, "Мизгел" яшьләр үзәгендә үткәрелгән "БИТУМ" интеллектуаль уенында Михайловка урта мәктәбе укытучылары һәм тәрбиячеләреннән торган "Энже калфак" командасы катнашып, "Ин энергияле команда" номинациясендэ җиңү яулады. Катнашучылар сертификат һәм истәлек буләкләре белән буләкләнделәр.

Михайловка урта мәктәбе укучылары яшь музыкантларның "Моңлы Ык буйлары"дип аталган 1 региональ фестивалендә актив катнаштылар. Черногорлова Полина һәм Кәримова Гөлназ-1 дәрәҗә диплом, Васильев Айнур-2 дәрәҗә дипломант булдылар. 

Михайловка урта мәктәбенең физкультура укытучысы Мәҗитов И.И. башлангыч мәктәп укучылары өчен «Күңелле стартлар»үткәрде. Балалар ике командага бүленделәр һәм спорт биремнәрен сыйфатлы, тиз һәм җитез итеп башкарырга тырыштылар. 

"Һәр баланың уңышы" федераль проекты кысаларында Мөслим гимназиясенең спортзалында ремонт башланды.

РДШ активистлары һәм Мөслим лицееның укучылар үзидарәсе әгъзалары 3-11 сыйныф укучылары өчен «Зарядка яса! " дип исемләнгән саф һавада зарядка һәм флэш-моб үткәрделәр. 1-2 сыйныф укучылары өчен спорт залында иртәнге зарядка үткәрелде.

Мөслим лицееның 2а, 2б, 2в сыйныф укучылары А.Алишның “Сертотомас үрдәк”, Г. Тукайның “Кәҗә белән сарык”, “Бүре һәм кәҗә бәтиләре” татар халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Нәни актристларның рольләрне оста башкаруы, матур декорацияләр, музыкаль бизәлеш һәркем күңеленә хуш килде

Мөслим лицееның 5-11 сыйныфларында "Дуслык күпере" темасына тормыш дәресләре узды. Әңгәмә барышында кызыклы статистик мәгълүматлар китерелде. Укучылар видеороликлар карадылар.


9
апрель, 2021 ел
җомга
Регионара “Монлы Ык буйлары” фестивале җиңүчеләре дә сәхнәгә менеп, диплом алды

2021 елның 10 апреленә
9 апрель 18 сәгатьтән 10 апрель 18 сәгатькә кадәр

Аязучан болытлы һава.
Явым-төшем күбесенчә яңгыр рәвешендә.
Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +3..+5°.
Һаваның максималь температурасы көндез +8..+10°, урыны белән +15°.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International