Фортепиано һәм тынлы уен кораллары бүлеге укучыларының йомгаклау концерты үтте

2021 елның 9 апреле, җомга
8 апрель көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә бик матур концерт булып узды. Традиция буенча, ел ахырында һәм бүлек үз эшчәнлегенә йомгак ясап, иҗади кичә оештыра. Фортепиано һәм тынлы уен кораллары бүлеге укучыларының шундый йомгаклау концерты зур оешканлык белән үтте. Сәнгать мәктәбе сәхнәсендә конкурс-фестивальләр лауреатлары, ансамбльләр чыгышы зур алкошларга күмелде. Шулай ук концерт барышында уку алдынгыларының әти-әниләренә мәктәп директоры исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Регионара “Монлы Ык буйлары” фестивале җиңүчеләре дә сәхнәгә менеп, диплом алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International