ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2021 ел
шимбә

09.04.21 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Иске Карамалы мәдәният йортында укучылар катнашында “Халыклар дуслыгы” кичәсе узды. Җирлегебездәге милләтләрнең гореф-гадәтләре, йолалары барланды, район фольклор коллективлары белән таныштырылды

09.04.21 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, башлангыч классларда "Китап дус та, киңәшче дә", 5-11 нче классларда "Дуслык күпере" дип аталган тормыш дәресләре үтте.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында укучылар районыбызда яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләренә һәм йолаларына багышланган плакат-проектлар ясадылар. Җитәкчеләре: Валиева Г.А.

"Кояшкай" балалар бакчасында иртәнге зарядка 

"Кояшкай" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркемендә әвәләү эшчәнлеге 

"Кояшкай" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә “Тукай әкиятләре буйлап ” темасына сөйләм телен үстерү эшчәнлеге булып узды. 

"Кояшкай" балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм балалары Бөтенрәсәй сәламәтлек эстафетасына кушылдылар. 

"Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар "Яшь бөреләр" фестивалендә катнашып призлы урыннарга лаек булдылар 

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:

21 сәгатьтән. 10 апрельдә 10 сәгатькә кадәр. 11 апрель 2021 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 11 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, "Мизгел" яшьләр үзәгендә үткәрелгән "БИТУМ" интеллектуаль уенында Михайловка урта мәктәбе укытучылары һәм тәрбиячеләреннән торган "Энже калфак" командасы катнашып, "Ин энергияле команда" номинациясендэ җиңү яулады. Катнашучылар сертификат һәм истәлек буләкләре белән буләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International