ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Туган телләр һәм халыкара бердәмлеге елы уңаеннан, беренче кечкенәләр төркемендә "Бөтендөнья сәламәтлек көне".Балаларда эмоциональ караш һәм уен күнегүләрендә катнашу теләге уяту, тәрбияче белән бергә күнегүләр ясарга өйрәтү.

Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан зурлар төркеме ябештерү ысулы белән бал корты ясадылар. Шулай ук бал җыючы бөҗәкләр турында күбрәк белер өчен презентация карап, әнгәмә дә булып узды.
 

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, уртанчылар төркемендә иртәнге гимнастика. Физик күнегүләр иртәнге йокыдан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын көйли. Ашказаны һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштерергә, балаларны дисциплинага өйрәтергә ярдәм итә.
 

Туган телләре һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, бакчабызда 12 апрель космонавтика көне билгеләп үтелде. Балаларга космоска беренче очучылар турында мәгьлүмат  бирелде.
 

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары,  космонавтика көненең  60 еллыгы уңаеннан, "Космонавтика көне-2021" чарасын уздырды. Юрий абыйлары Гагаринның беренче очышы турында видео сюжетын карап, "Үз ракетаңны төзе" уены уйнадылар. Уен күргәзмә белән төгәлленде.

Крәш Шуран авылы китапханәсе, мәдәният йорты һәм мәктәп укучылары белән берлектә 2021 ел Россиядә фән һәм техника елы уңаеннан һәм 12 апрель космонавтика көне уңаеннан “Космоска сәяхәт” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. 


11
апрель, 2021 ел
якшәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, үзәк китапханә хезмәткәре Вафина Г.З
Мөслим гимназиясенең 6А сыйныф укучыларына "Беренче очыш" дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Китапханәче Ю.А.Гагаринның тормышында булган кызыклы мизгелләре турында сөйләде.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 2в сыйныфында "Китап - безнең дустыбыз" дигән тема астында тәрбия сәгате булды.Укучылар үз китапларын булдырдылар.

Мөслим гимназиясе укытучылары белән укучылары "Тоталь диктант" акциясендә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International