ЯҢАЛЫКЛАР



14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген "Үзәк балалар китапханәсендә" кунакта үзебезнең якташ язучыбыз, балалар язучысы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, мәгариф өлкәсендәге казанышлары ечен “Халык мәгарифе отличнигы", Татарстанның атказанган укытучысы, А. Алиш,  Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев исемендәге премияләр лауреаты, Мөслим районының Мактаулы гражданины, 1986 нчы елдан бирле районда эшләп килуче “Мөслим тугайлары” исемле халык фольклор ансамбле әгъзасы, “Россиянен ин яхшы кешеләре” китабына кертелгән шәхес Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов булды. Бу чара Мөҗәһит Заһитовичның үз шигырь юллары белән исемләнде. "Шундый матур кешеләр бар арабызда, Куңел кузегезне ачып карагыз л а..." Мөжәһит Әхмәтҗанов язган бу шигырь юллары нәкъ менә үзе турында язылган кебек. Мөслим гимназиясенең 4 сыйныф укучылары  бу чарада Мөжәһит Әхмәтҗанов иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар, аның күп кырлы, талантлы шәхес икәненә төшенеп утырдылар. Курай дисәң курайда, гармунда, баянда, таш сыбызгысында, сорнайда өздереп уйнады Мөжәһит абый. Рәхмәт аңа бүгенге матур истәлекле чыгышы өчен!!!

Тугаш авыл мәдәният йорты директоры мәгълүмат сәгате уздырды.

Краснояр авыл клубында Бөтендөнья Космонавтика һәм авиация көне уңаеннан викторина булып узды.

Язгы кыр эшләре- 2021

Эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру һәм салым салу мәсьәләләре буенча социаль контракт

Заманча китапханә эшенең креатив формалары

Шул уңайдан Мөслим сәнгать мәктәбендә әлеге композиторның юбилей датасана багышланган ачык дәрес узды

Хөрмәтле салым түләүчеләр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International