Сергей Прокофьевның тууына 130 ел була

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе
Апрель аенда рус халкының танылган композиторы Сергей Прокофьевның тууына 130 ел була. Шул уңайдан Мөслим сәнгать мәктәбендә әлеге композиторның юбилей датасана багышланган ачык дәрес узды. “Музыка әдәбияты” фәне укытучысы Алеся Латыпова 4-5 сыйныф укучыларына композиторның тормыш юлы турында видеоязмалар күрсәтте. Шулай ук укучылар “Петя и волк” дип исемләнгән танылган симфоник әкият геройлары белән танышып, әлеге әсәрнең мультиклаштырылган язмасын тыңлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International