Бүген "Үзәк балалар китапханәсендә" кунакта үзебезнең якташ язучыбыз, балалар язучысы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, мәгариф өлкәсендәге казанышлары ечен “Халык мәгарифе отличнигы", Татарстанның атказанган укытучысы, А. Алиш, Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев исемендәге премияләр лауреаты, Мөслим районының Мактаулы гражданины, 1986 нчы елдан бирле районда эшләп килуче “Мөслим тугайлары” исемле халык фольклор ансамбле әгъзасы, “Россиянен ин яхшы кешеләре” китабына кертелгән шәхес Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов булды. Бу чара Мөҗәһит Заһитовичның үз шигырь юллары белән исемләнде. "Шундый матур кешеләр бар арабызда, Куңел кузегезне ачып карагыз л а..." Мөжәһит Әхмәтҗанов язган бу шигырь юллары нәкъ менә үзе турында язылган кебек. Мөслим гимназиясенең 4 сыйныф укучылары бу чарада Мөжәһит Әхмәтҗанов иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар, аның күп кырлы, талантлы шәхес икәненә төшенеп утырдылар. Курай дисәң курайда, гармунда, баянда, таш сыбызгысында, сорнайда өздереп уйнады Мөжәһит абый. Рәхмәт аңа бүгенге матур истәлекле чыгышы өчен!!!